ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Зәвыклы әсәрләр кирәк

0

Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева бүгенге көндә нинди пьесалар, темалар җитмәвен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Театрга карата яратып әйтә торган сүзләрем бар: мөнәсәбәт һәм зәвык. Театрга зәвыклылык кирәк. Очсыз, арзанлы әйберләр кирәкми. Халыкның зәвыгын бетерергә ярамый, хәзер бары тик күтәрергә, үстерергә кирәк. Зәвыклы әсәрләр кирәк. Бүгенге көн кирәк һәм шәһәр тормышы күбрәк булсын иде, чөнки театр барыбер шәһәр мәдәнияте белән бәйле. Шулай ук иртәгесе тормышны күзаллау кирәк. Гел бер үк нәрсәләр турында языла. Авыл темасы да кирәк, ул заманча булырга тиеш. Халык шуны карарга тели, дип уйлыйм», – дип сөйләде ул.