ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Пилнәдә Наим Абдуллин истәлеген мәңгеләштерделәр

0

16 октябрьдә Наим Абдуллин вафатына бер ел тулу уңаеннан Түбән Новгород өлкәсе Пилнә муниципаль округының Пилнә бистәсендә татар халкының лаеклы улы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды, дип яза Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе. Бу турыда автономиянең ди «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркемендә хәбәр итәләр.

Мемориаль такта элеккеге КПСС район комитеты бинасында (администрация каршындагы мәйдан, Урицкий урамы, 14 йорт) ачылды. Ул Пилнә райкомы секретаре булган, Пилнә районы мактаулы гражданины.

Наим Абдуллин исемен мәңгеләштерү турында үтенеч Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы инициативасы белән чыгарылган. 2010нчы елларда Абдуллин Совет әгъзасы булган.