ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Питер татар театры үз спектаклен Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәрендә күрсәтә

0

Питер татар театры Санкт-Петербург тамашачысын һәм шәһәр кунакларын «Заман чире» спектаклен карарга чакыра. Санкт-Петербург татарлары чыгарган спектакль Татар мәдәнияте көннәре кысаларында күрсәтеләчәк.

«Спектакль 26 октябрьдә Герцен исемендәге университетның Колонналы залында булачак. Аның премьерасы да шушы залда чыккан иде. Тамашачыны спектаклебездә көтәбез», – дип хәбәр итте театр җитәкчесе Гүзәл Исмәгыйлева.

Спектакльнең режиссеры Линар Хаҗиев. Хореограф – Эльвира Әхмәтова. Рольләрдә Санкт-Петербург шәһәренең театр яратучы татарлары. Спектакль өчен пьесаны Линар Хаҗиев белән Гүзәл Исмәгыйлева үзләре язган.

Санкт-Петербургта традициягә кергән Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Гумилев укулары, концертлар, түгәрәк өстәл утырышлары һәм башка чаралар каралган.

Концертларда Ярамир Низаметдинов, Динар Байтемиров кебек артистлар, «Акчарлак» һәм «Шатлык» кебек татар фольклор ансамбльләре катнашачак. Шулай ук, La Primavera Казан оркестры чыгышы көтелә.