ru24.pro
World News
Октябрь
2024

«Татмедиа»да «Безнең авыл» фотобәйгесенә нәтиҗә ясадылар

0

«Татмедиа»да узган матбугат конференциясендә «Безнең авыл» фотобәйгесенә нәтиҗә ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурсны «Миллиард.Татар» интернет-порталы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды.

«Бәйгенең идеясе бик актуаль, чөнки «авыл» - безнең тамырлар ул. Мондый конкурслар чыннан да кирәк һәм без аларны җитәрлек күләмдә үткәрмибездер, мөгаен. Татарстан һәм милләттәшләребез яши торган күрше төбәкләр традицияләргә, кызыклы архитектурага бай. Бу хакта сөйләргә һәм аларны күрсәтергә кирәк, чөнки болар барысы да – безнең горурлыгыбыз», - дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Билалов.

Конкурс 8 августтан 30 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Шушы вакыт эчендә анда катнашучылар 300дән артык фото җибәргән. Эшләр арасында 20гә якын видеоролик та бар иде – алар өчен аерым номинация оештырылды.

«Бу – бик зур нәтиҗә, без моны көтмәгән идек. Татарстаннан тыш, безгә Башкортстан Республикасы, Пермь крае, Пенза өлкәсе һәм Түбән Новгородтан да эшләр җибәрделәр. Фотоларның күбесен Арча, Баулы һәм Актаныш районнарыннан алдык», - диде «Миллиард.Татар» проектында катнашучы Илгизәр Вахитов.

Бәйгенең приз фонды 9,5 мең сум тәшкил итте. Ранис Шәйдуллин (5 мең сум) – беренче, Ильяс Салихов (3 мең сум) – икенче, Ясминә Камалетдинова (1,5 мең сум) өченче урынга лаек булды. Видео-конкурста җиңгән Алинә Камаловага «акыллы колонка» тапшырылды. Җиңүчеләрнең эшләре шулай ук онлайн-карталар һәм интернет-энциклопедияләрнең фотобанкларын тулыландырачак.

«Әлеге фотоларны сайлап алу һәм анализлау буенча «Татмедиа» һәм Тарих институты хезмәткәрләре белән берлектә башкарылган эшне билгеләп үтәсем килә. Бу фотолар бик зур әһәмияткә һәм кыйммәткә ия. Без аларда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне генә түгел, ә объектив артында торучыларны да күрәбез», - диде Тарих институтының гыйльми сәркатибе Алексей Бушуев.

Һәр фото артында тарих яшеренгән. Әйтик, Ясминәнең фотоларында әбисе, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның туган ягы – Югары Тәкермән авылы сурәтләнгән. Ильяс Салихов бәйгегә Татарстан буйлап велосәяхәтләре вакытында җыйган архивының бер өлешен җибәргән.

Жюри әгъзалары арасында тарихчылар гына түгел, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, фотографлар да бар иде. Фотограф Рамил Гали эшләрне профессиональ күзлектән чыгып бәяләде.

«Фотоларның сыйфаты бик яхшы. Кайбер эшләр иң югары дәрәҗәдә башкарылган. Бу фотоларны караганда мин авылларыбыз, Татарстаныбызның никадәр матур булуын күрдем. Үзем өчен һәр авылның уникаль әйберләре булуын да билгеләп үттем», - дип искәртте Рамил Гали.