Казанда БРИКС саммиты вакытында балалар бакчаларында кизү төркемнәре оештырырга ниятлиләр
Казанның билгеле бер урамнарында хәрәкәт чикләнү сәбәпле, кайбер ата-аналарның балаларын бакчага китерүдә проблемалары туарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә кизү төркемнәр оештырырга телиләр: аларның кирәклеген ата-аналар арасында үткәреләчәк сораштыру нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр, дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
«Саммит үткәрелгән чорда балаларын өйдә калдыру мөмкинлеген тапкан ата-аналарга калдырган көннәр өчен түләүне яңадан исәпләү каралган», - дип искәртте ул.
Ул шулай ук мәктәпләрдә көзге каникулларның 21 октябрьдә башланып, 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәген билгеләп үтте. Бу вакытта аларда бары тик административ командалар гына эшләячәк. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә үз эшчәнлеген вакытлыча туктата. Хезмәткәрләрнең эше дистанцион форматта оештырылачак. Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары 27 октябрьгә кадәр дистанцион форматта белем алачак.
«Социаль сәясәт учреждениеләре ирекле режимда эшләячәк. Казанның мәдәният йортлары, муниципаль китапханәләр һәм музей комплекслары 22-24 октябрьдә эшен туктата. Бу чорда «Тормышны яратучы» проекты кысаларында дәресләр барлык учреждениеләрдә дә дистанцион режимда үткәреләчәк», - дип өстәде Сәгыйтова.
Спорт мәктәпләре яшь спортчыларны гадәти эш графигы буенча кабул итәчәк. Вахитов районында урнашкан спорт мәктәпләренең укыту-күнегүләр процессы вакытлыча туктатылган.