ru24.pro
World News
Октябрь
2024

БРИКС саммитында Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт башлыгы белән очрашачак

0

Казанда БРИКС саммитын уздырган вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның берничә чит ил җитәкчесе белән очрашулары планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнехановның дәүләт башлыклары белән берничә очрашуы ниятләнә. Хәзер без бу графикны формалаштырабыз, мөрәҗәгатьләр бар. Татарстан – дөньяның төрле илләре өчен кызыклы төбәк. Кайбер илләр безнең хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм үстерергә тели. Татарстан Рәисе саммит вакытында барлык дәүләт башлыклары белән сөйләшер дип уйлыйм. Аеруча Ислам дөньясы илләре җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның төп сәүдә партнерлары башлыклары белән очрашулар булыр», – диде Игорь Савельев.

  • БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә була. РФ Президенты Владимир Путин анда 20гә якын ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра.