ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Казаннан Курск өлкәсенә азык-төлек төялгән чираттагы гуманитар йөкне җибәрделәр

0

Казаннан Курск өлкәсенә 40 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Бу тугызынчы гуманитар ярдәм, бу эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырылган. «Татар-информ» шул хакта яза.

«Без Курск өлкәсендәге хезмәттәшләребез белән элемтәдә торабыз, хәзерге вакытта кирәкле булган әйберләрне җибәрәбез. Хәзер сүз ниндидер җылы кием турында бармый, беренче чиратта, без озак бозылмый торган азык-төлек җибәрәбез», - дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Аның сүзләренчә, Covid-19 пандемиясе вакытында ук Татарстанда яшәүчеләрнең игелекле булуы һәм ярдәм итәргә әзер булуы ачыкланды.

«Без тирә-юньдәгеләрнең язмышына битараф түгел. Гуманитар ярдәм җыю турында игълан ителү белән, беренче көннәрдән үк шалтыратулар башланды. Кешеләр әйберләр алып килергә тәкъдим итте яки ярдәм итү өчен акчаны кая җибәрергә икәнен сорадылар. Бездә шулай ук волонтерлар бик күп, югары уку йортларыннан һәм урта махсус белем бирү йортларыннан киләләр, өлкәннәр волонтерлар булып языла», – дип өстәде ул.

«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Анна Мөбәрәкшина билгеләп үткәнчә, Курск өлкәсенә 400 тоннадан артык йөк китерелгән инде.

«Без һәр гаилә өчен аерым җыелмалар да, республика халкы китергән азык-төлек һәм медикаментлар, бәйләү материаллары, кием-салым кебек башка әйберләр җибәрәбез. Бүген без җибәргән гуманитар йөк «Ак Барс Созидание» фондына битараф булмаган кешеләр җибәргән акчага сатып алынды», – диде ул.

Анна Мөбәрәкшина хәбәр иткәнчә, Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр «Ярдәм яңәшә!» сайтына мөрәҗәгать итә ала.

«Сайтта безнең кайнар элемтә номеры, шулай ук кирәкле әйберләр исемлеге күрсәтелгән. Анда гуманитар ярдәм алып килергә мөмкин булган адреслар да бар. Моннан тыш, сайтта «Ак Барс Созидание» фондының QR-коды урнаштырылган, анда иганә күчерергә мөмкин», - дип өстәде Анна Мөбәрәкшина.