Камал театрында «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең репетицияләре башланган
Камал театрында «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең репетицияләре бара. Премьера 6, 7 ноябрьгә билгеләнгән.
«Танылган татар совет язучысы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча яшь драматург Энҗе Гыйззәтова пьеса язды. Билгеле мәхәббәт тарихының заманча версиясен ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Аскар Галимов куя», – дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.
Спектакльне куючы рәссам – Елена Горшкова, костюмнар буенча рәссам – Лилиана Брик, композитор – Салават Гафаров, хореограф – Полина Майорова.
Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова, Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Фәнис Җиһанша, Хәлимә Искәндәрова, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин, артистлар Зөфәр Нуретдинов, Айгөл Шәкүрова катнаша.
- Камал театры традиция буенча легендар режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көнендә – 7 ноябрьдә спектакль чыгара.
- Спектакль Камал театрының зур залында куела.
- Билетлар театрның Татарстан урамындагы бинасының Зур залына сатыла.