ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Якшәмбе Татарстанда шимбәгә караганда бераз җылырак була

0

Якшәмбе, 13 октябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көндез һава +4...+9 градуска кадәр җылыначак. Бу шимбәгә караганда 2 градуска җылырак.

Республикада җил көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана. Чагыштыру өчен: шимбә көнне җил көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән искән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда термометр баганалары республикадагы кебек үк күтәрелмәячәк. Фаразлаулар буенча, Татарстан башкаласында көндез һава температурасы +5...+7 градус була. Чагыштыру өчен: шимбә көнне шәһәрдә һава температурасы +4.. +6 градус иде.