ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кайбыч районы Мөрәле авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

0

Мәүлет аеның соңгы көнендә Кайбыч районы Мөрәле авылында мәчет ачылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Шул форсаттан һәм Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәчеттә өлкәннәрне хөрмәтләделәр. Алар өчен мул табын әзерләделәр. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

«Авыл уртасындагы бу мәчет менә утыз ел инде халкыбызга иман нуры тарата. Ул халык үтенече белән төзелгән. Белүемчә, аны төзүдә озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Фәргать Сибгатов, авыл имамы Галимулла ага Гыйбадуллин башлап йөргән. Бүген биредә утыручылар арасында мәчет төзүдә катнашкан абыйлар да утыра. Барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм», – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

«Утыз ел дәвамында бу мәчеттә төрле дини чаралар үткәрелеп килде. Хәзер дә эшчәнлегегез уңышлы дәвам итә. Бирегә ап-ак яулыкларын бәйләп апалар, түбәтәйле абыйлар килгән. Бу матур тормыш сезнең тырышлык белән булдырылган. Чөнки сез бик авыр заманда хезмәт иткәнсез. Дөньялар гына тыныч булсын. Мин шушы көннәрдә генә махсус операция зонасында булып кайттым. Хәрбиләргә халык җыйган гуманитар ярдәмне илттем. Аны җыюга өлеш керткәнегез өчен сезгә дә рәхмәтемне белдерәм», – диде ул.

Мөрәле авылы имамы Руслан хәзрәт Галиев, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да мәгънәле чыгыш ясады.

Мәчеттә озак еллар имам вазифасын үтәгән Галимулла Гыйбадуллин авыл тарихы, мәчет төзелеше турында сөйләде.

Мәүлет ае турында да шактый күп мәгълүмат алдык. Руслан хәзрәт Коръән сурәләре укыды, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында вәгазь сөйләде. Ул мәчет төзелешенә үзләренең саллы өлешләрен оештыручыларга, төзүчеләргә, авылда дингә хезмәт итүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.