ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ул муниципалитетлар башлыкларыннан хезмәткәрләр һәм ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерүне сорады һәм агросәнәгать комплексының алга таба да уңышлы үсүен теләде.

«Республика азык-төлек продуктлары белән дә, терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән. Терлекчелек юнәлешендә дә күләмнәр зур. Бу зур эш», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Ул федераль үзәкнең: Россия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт, Авыл хуҗалыгы министрлыгының зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Республика агросәнәгать комплексына ярдәм итүнең барлык формаларында да катнаша.

«Ә иң мөһиме – безнең авыл хуҗалыгында, агросәнәгать комплексында эшләүче кешеләр», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерик, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне иртәгә, 13 октябрьдә, билгеләп үтелә.