ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Киров өлкәсендә мини-футбол буенча беренче төбәкара ярышлар узды

0

5 октябрьдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Сосновка шәһәрендә 2011-2013 елгы балалар арасында Бөтендөнья татар конгрессы призларына мини-футбол буенча беренче төбәкара ярышлар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада катнашучыларны спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов һәм Киров өлкәсе татарларының төбәк мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Рәүф Фәсхетдинов сәламләде.

Турнирда алты команда катнашты: Киров өлкәсеннән өч команда һәм Татарстан, Удмуртия һәм Марий Эл Республикаларыннан берешәр команда.

Марий-Элны Мари-төрек урта белем бирү мәктәбе, Мари-Купта һәм Арбор төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан торган «Восток» җыелма командасы тәкъдим итте.

Командалар ике төркемгә – «А» һәм «Б» төркемнәренә бүленде.

«А» төркеме:

  • 1. «Витязь» (Сосновка шәһәре);
  • 2. «Мечта» (Кизнәр бистәсе);
  • 3. «Интер» (Малмыж шәһәре).

«Б» төркеме:

  • 1. «Прорыв» (Сосновка шәһәре);
  • 2. «Восток» (Мари-Төрек шәһәр тибындагы бистәсе);
  • 3. «Манзарас» урта гомуми белем бирү мәктәбе (Кукмара районы).

Уеннарның нәтиҗәләре:

  • 1 урын: «Витязь» (Сосновка шәһәре);
  • 2 урын: «Манзарас» урта гомуми белем бирү мәктәбе (Кукмара районы);
  • 3 урын: «Прорыв» (Сосновка шәһәре).

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Киров өлкәсе татарларының төбәк мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы турнирда катнашучылар һәм призерларның барысын да кыйммәтле призлар белән бүләкләде.