ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлбир хәзрәт Крганов Владивостокта беренче мәчет төзелә торган урында дога кылды

0

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Приморье краена эш сәфәре кысаларында Владивосток мөселманнары белән очрашты һәм җомга намазын үткәрде, шулай ук шәһәрдәге беренче мәчет төзеләчәк участокта булды һәм анда дога кылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Приморье краенда күпсанлы татарлар яши, алар мәчет төзелешенә бергәләп акча җыя. Әлеге мәчет шәһәр тарихында беренче мөселман гыйбадәтханәсе була.

Сәфәр кысаларында Әлбир хәзрәт шулай ук Россия мөселманнары Дини җыенының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Рәшит хәзрәт Умаров белән очрашты, анда Ерак Көнчыгыш мөселман өммәтен алга таба үстерүгә, яшьләргә рухи белем бирү һәм мәгариф өлкәсендәге уртак проектларда катнашуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Әлбир хәзрәт һәм Рәшит хәзрәт исламның традицион асылы нигезләрен ныгыту, ислам мәгарифен үстерү, шулай ук ялган дини экстремизм идеяләрен профилактикалау буенча тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салырга килеште, диелә хәбәрдә.