ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәрит Мөхәммәтшин Казан вертолет заводының хезмәт коллективы белән очрашты

0

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводында булды, цехлар һәм җитештерү мәйданчыкларын карады, заводның хезмәт коллективы, профсоюз активы һәм яшь активистлары белән очрашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәтшин предприятиенең агрегат-җыю производствосы эше һәм Ми-8, Ми-38, «Ансат» сериясендәге вертолетларның фюзеляжларын ясау процессы белән танышты. Моннан тыш, монтаж-җыю цехында булды, анда вертолетларга төп редуктор, двигательләр һәм барлык системаларын урнаштыралар, шулай ук һава судносын тулысынча комплектлаштыралар. Буяу цехында Дәүләт Советы спикерына буяу-киптерү камераларын күрсәттеләр һәм һава судносын буяу процессы турында сөйләделәр.

Бүген Мөхәммәтшин шулай ук яңа җитештерү-укыту үзәгендә дә булды, анда Казан вертолет заводы гына түгел, ә Татарстанның «Ростех» корпорациясенә керүче башка предприятиеләре өчен дә югары квалификацияле белгечләр әзерләнәчәк.

«Вертолет заводы – республика һәм илебезнең терәк төбәге, - дип искәртте Мөхәммәтшин завод хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Заводта җитди үзгәрешләр бара, яңа цехлар төзелә, кадрлар мәсьәләсе хәл ителә, биредә яшьләр дә күп. Алар үз өстенә зур җаваплылык алырга әзер тора».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан вертолет заводы продукциясе көндәшлеккә сәләтле һәм аңа гражданнар секторында да, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, икътисадның төрле тармакларында да ихтыяҗ зур.

«Санкцияләр һәм чикләүләр гамәлдә булган шартларда да Казан вертолет заводы коллективының уңышлы эшләвен әйтергә кирәк», - дип сүзен төгәлләде Фәрит Мөхәммәтшин.