ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 47 күренекле хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырды

0

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә күренекле хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләргә төрле тармаклардан барлыгы 47 вәкил лаек булды.

«Бу безнең республиканың традициясе – эштә һәм тормышта иң яхшыларны, патриотларны тантаналы шартларда хөрмәтләү. Бу бүләкләр – Татарстан катлаулы шартларда ирешә алган уңышларга сез керткән зур өлешкә бәя. Сезнең хезмәтне күрделәр һәм югары бәяләделәр», - диде парламент җитәкчесе җыелганнарга.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстан икътисады бүгенге көндә санкцияләр белән сынауларга нык тора һәм уңышлы үсә.

«Сез, безнең алдынгылар, республика үсешендә мөһим роль уйныйсыз. Сез – безнең җәмгыятьнең авангарды. Сез – үрнәк», - дип белдерде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, әлеге тантаналы чара зур халыкара вакыйга – 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммиты алдыннан уза.

«Без аны уңышлы гына уздырырбыз, дип уйлыйм. Шундый югары ышаныч белдерүе өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт», - дип билгеләде ул.

Республика җитәкчелеге киләчәктә дә төбәкне үстерү юнәлешендә эшләячәк, дип ышандырды Мөхәммәтшин.

«Барыбыз да Татарстанның шундый ук югары үсеш темпларын саклап калырга тели. Бу зур чыгымнар һәм, әлбәттә, бар күпмилләтле халкыбызның тырышлыгын таләп итә. Шулай ук халыкларыбызның иң яхшы традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен сакларга кирәк», - дип ассызыклады ул.

Сүзен йомгаклап, парламент җитәкчесе тантанада катнашучыларга башкарган хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Аннары дәүләт бүләкләрен тапшыруга кереште.

ТР Биектау районы башлыгы ярдәмчесе Заһир Мөхәмәдиев I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале химия сәнәгате ветераны Виктор Казаков һәм «Ремдизель» АҖ генераль директоры урынбасары – сервис буенча директоры Рамил Муслаховка тапшырылды.

«ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, язучы Зиннур Мансуров, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов лаек булды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы халыкара элемтәләрне үстерү бүлеге башлыгы Рената Галиева һәм артист-вокалист Рәсим Низамовка тапшырылды. Татарстан Республикасында социаль өлкәгә һәм милли икътисад тармакларына ярдәм итү фонды директоры Илнур Вәлиев «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә ия булды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры рәссам-куючысы Булат Ибраһимовка «ТР атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы экстремизмга каршы тору үзәгенең яшьләр арасында экстремизмга, экстремистик оешмалар һәм берләшмәләргә каршы тору бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Илнар Гарипов «ТР буенча эчке эшләр органнары атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Тантаналы чарада башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.