ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Нурлат укучылары махсус операция хәрбиләре өчен файдалы үләннәр әзерли

0

Нурлат районы укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен файдалы үләннәр әзерли. «Яхшылык миннән башлана!» - Иске Чаллы мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары инде берничә ай шундый шигарь белән яши.

«Травница-здравница» волонтерлар төркеме әгъзалары җәйге каникул дәвамында хәрбиләргә дип дару үләннәре, яфраклар җыйды, алардан чәйләр әзерләде, алма киптерде. Алар бу эшкә сыйныф җитәкчесе Любовь Живодерова инициативасы белән кушылган.

«Туган илне яклаучыларга бүген җиңел түгел. Безнең һәрберебез аларга ярдәм итәргә, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тели. Мин укучылар һәм әти-әниләргә шундый тәкъдим ясадым, алар мине хуплады. Яздан башлап даими рәвештә үләннәр җыя башладык», - ди Любовь.

Аларга бу эштә читтән киңәш юлларга туры килмәгән, Любовь Живодерова үзе инде 10 елдан артык шифалы үләннәр җыю һәм әзерләү белән шөгыльләнә. Моның белән ул мәрхүм каенатасы үрнәгенә ияреп мавыга башлаган.

«Ул гомеренең соңгы елларында гына дарулар сатып ала башлады, моңарчы гел шифалы үләннәр белән дәваланды. Нарат – иң көчле антибиотик, нинди генә авырулардан дәваламый, ди иде ул. Ул мине кыш көне кура җиләге сабагыннан төнәтмә, сары мәтрүшкәдән май әзерләргә өйрәтте. Кыскасы, мин аннан күп кенә үсемлекләрнең серләрен белдем. Болыннарга, урманнарга йөрим, үләннәр җыям, яфраклардан чәйләр ферментлыйм. Махсус хәрби операция башлангач, аларны якташларыбызга да җибәрә башладым», - дип дәвам итте Любовь.

Игелекле эшкә укучылары да кушылгач, эш күләме дә шактый арткан. Җәй айларында аның сыйныфыннан 4 малай һәм 10 кыз мәктәп бакчасында күмәкләшеп карлыган, кура җиләге, чия, алмагач яфраклары җыйган, болыннан тырнак гөл, чамбыр, мәтрүшкә һәм башка файдалы үләннәр җыеп алып кайтып киптерде.

Алма өлгергәч, аларны юдылар, киптерделәр һәм, үзләре әйтмешли, «җиңү өчен алмалар» әзерләделәр. Уку елы башлангач әзер үләннәр һәм чәйләрне тартмаларга бүлеп тутырдык. Якын арада аларны Нурлаттагы волонтерлык хәрәкәте әгъзаларына илтеп тапшырырга планлаштырабыз.

Бүген инде сыйныфтагы һәр укучы әлеге үләннәрдә күпме шифалы матдә барлыгын белә. Чөнки укытучылары аларга эш арасында үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләргә, тәҗрибәсен уртаклашырга өлгерә.

«Шифалы үзлеге булмаган үсемлек юк. Үсемлекләр дәвалый алмаслык чир юк. Балаларыбыз туган җирдән җыеп җибәргән үләннәр солдатларыбызга файда китерүен телибез. Балалар да кул кушырып утырмый, файдалы эш белән шөгыльләнә, илебезнең чын патриотлары булып үсә. Киләчәктә бергәләп токмач кисәргә, ферментланган чәйләрне полиэтилен капчыкларга салып төрергә планлаштырабыз. Безнең авыл кешеләре хәрбиләргә төрлечә ярдәм итәргә тырыша: бергәләп госпитальләргә җибәрер өчен мендәрләр әзерлибез, акчалата ярдәм җыябыз, кием тегүчеләр дә бар... Болар барысы да Җиңү хакына эшләнә. Бүгенге көндә игелекле эшкә кушылу – һәрберебезнең изге бурычы», - ди Любовь Живодерова.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Лилия Мөбәрәкшина катнашында әзерләнде.