ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда кисәк суыту сәбәпле гало күренешен күзәтергә мөмкин

0

Бүген Татарстан башкаласында кисәк суыту сәбәпле гало күренешен – Кояш тирәсендәге икенчел балкышны күзәтергә мөмкин.

Гало Кояш нурларының боз кристалларында сынуы һәм чагылуы аркасында барлыкка килә. Гадәттә, бу кристаллар каурыйсыман болытларның бер өлеше булып тора – Казанда аларны да күрергә мөмкин.

16.00 сәгатьтә Казан – Опорная метеостанциясендә һава температурасы нибары +2,8 градус тәшкил итте. Элегрәк синоптиклар алдагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы күзәтеләчәк дип кисәткән иде.