Тәтеш районында туган Михаил Марцевка Россия Герое исеме бирелде
Мәскәүдә, РФ саклану идарәсе илкүләм үзәгендә, махсус хәрби операция катнашучыларына Россия Герое «Алтын йолдызын» тапшыру тантанасы узды. Хәрби хезмәткәрләргә Россия саклану министры Андрей Белоусов бүләкләр һәм исемле корал тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан егете, Тәтеш районы Тоншермә авылында туып-үскән хәрби хезмәткәр Михаил Марцев та бар.
Гвардия подполковнигы, диңгез пехотасы батальоны командиры Михаил Марцев илнең иң югары дәрәҗәсенә лаек булганчы дүрт дәүләт хәрби бүләге — ике Батырлык ордены һәм I һәм II дәрәҗә кылычлы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләренә ия булды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бу югары бүләк минеке генә түгел, миңа ышанып тапшырылган батальонның бөтен шәхси составыныкы да, дип саныйм. Кул астымдагы бар шәхси составка — һәр матрос, сержант, офицерга рәхмәт әйтәсем килә. Алар яуда авыр минутларда сынатмады һәм куелган бурычны лаеклы үтәде», - дип уртаклашты Михаил Марцев.
Якташлары Россия Герое булу турында Тонширмәдә инде кечесеннән алып олысына кадәр бөтен кеше белә һәм чын күңелдән горурлана, диелә хәбәрдә.
- 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Елена Калашникова катнашында әзерләнде