Махсус хәрби операциядә катнашучы Лениногорск хәрбиләренә дәүләт бүләкләре бирелде
Лениногорск мэриясендә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов махсус хәрби операциядә катнашучы якташ солдатларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта «Замана сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
II дәрәҗә «Батырлык өчен» медален Рафис Хәмзетдиновның сеңелесенә тапшырдылар. Хәрби бүләген алырга үзе килә алмаган иде. Рафис Хәмзетдинов 2022 елның октябрендә мобилизацияләнә. Казан танк училищесында өйрәнүләр узгач, алгы сызыкка китә. 2023 елның маенда яралана. Операциядән соң 2 ай госпитальдә була. Реабилитация узгач, янәдән фронтка китә.
Тик алган яралар өзлегүгә китерә һәм 2024 елның февралендә Рафис Хәмзетдиновны сәламәтлеге буенча комиссовать итәләр.
Валерий Савельев һәм Анатолий Сухановскийга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырылды. Аларның таныклыгын туганнары алды, хәрбиләр үзләре фронтта хәрби бурычларын үти.