ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт Советы чит илгә китүчеләрнең хокук бозулар өчен милкенә арест салырга тәкъдим итте

0

Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертә торган федераль закон проекты тапшырачак. Чит илдәге россиялеләргә Россиягә каршы ачыктан-ачык гамәлләре өчен җаваплылык кертергә тәкъдим ителә. Депутатлар парламентның дүртенче утырышында әлеге закон проектын хуплады.

«Федераль закон проекты чит илгә киткән гражданнарны конституцион төзелешнең нигезләренә, Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый иминлегенә каршы юнәлдерелгән ачыктан-ачык гамәлләре өчен административ җаваплылыкка җәлеп итүдә хокукый мөмкинлекне билгеләү максатыннан әзерләнде», - дип искәртте Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров.

Аның сүзләренчә, чит илләрдә төрле иҗтимагый лидерлар һәм активистларның Россия мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлек алып баруына бәйле мисаллар бар. Шул ук вакытта, аларны җаваплылыкка тартып булмый.

«Закон проекты нигезендә шундый хокук бозулар турында эш буенча производство алып барыла торган затка белдерү кәгазьләре һәм процессуаль документлар җибәрүнең үзенчәлекләре билгеләнә», - дип искәртте депутат.

Моннан тыш, документта мондый эшне хокук бозучының катнашыннан башка гына алып баруның үзенчәлекләре дә каралган.

«Җаваплылыктан качуга юл куймас өчен, шундый хокук бозу турындагы эш буенча производство алып барыла затның милкенә арест салырга тәкъдим ителә», - диде Чубаров.

РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертә торган федераль закон проекты 2023 елның 19 октябрендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы утырышында каралган иде. Дәүләт Думасына тапшырыр алдыннан аны башта – РФ Закон чыгаручылар советына, аннары рәсми бәяләмә алу өчен РФ Хөкүмәтенә җибәрделәр.