ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Шамил Садыйков: «Яшь ленинчы» булмаса, татар журналистикасы һәм әдәбияты да булмас иде

0

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Яшь ленинчы» газетасының татар журналистикасы һәм әдәбиятына керткән өлеше бәяләп бетергесез зур булуын искәртте. Бу хакта ул «Татмедиа» бинасында «Сабантуй» журналының 100 еллыгына багышланган «Сабантуйның 100 йөзе» күргәзмәсе ачылышында әйтте.

«Әгәр дә «Яшь ленинчы» газетасы булмаса, татар әдәбияты да, татар журналистикасы да бүгенге көндә булмас иде. Чын мәгънәсендә «Сабантуй» журналы – «Татмедиа»ның төп басмасы. «Яшь ленинчы» 100 ел эчендә йөзләгән авторны тәрбияләп үстергән, татар журналистикасына нигез салган», – диде ул.

Шулай ук ул газетада эшләүче һәрбер шәхеснең татар милләте өчен зур өлеш кертән, «алтын исемлеккә» керүче кешеләр булуын билгеләде.

«Газетада эшләүчеләр – ул татар халкының «алтын исемлегенә» керүче кешеләр. Әлеге редакциядә гади генә кеше эшли дә, урнаша да алмаган, анда бөек кешеләр эшләгән. Бу – бөек кешеләр эшләгән бөек редакция», – диде ул.

Шамил Садыйков журналның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелүче чараларның күргәзмә белән генә тәмамланмавын, ә ел ахырында журналның концерты булуы турында да хәбәр итте. «Алга таба тантаналы чаралар күп була әле. Бүген безнең максатыбыз ветераннар белән күрешү иде, ә ел ахырында зур концерт планлаштырылган. 100 еллыкка багышланган чаралар барачак, моның белән генә тукталмый», – диде ул.

  • Совет чорында «Яшь ленинчы» ил күләмендә беренче балалар басмасы буларак нәшер ителә. Мисал өчен, «Пионерская правда» бары тик ярты елдан соң – 1925 елның март аенда чыга башлый. Бөек Ватан сугышы еллары башлангач, «Кызыл Татарстан» газетасының «Пионер бите» кушымтасы буларак яшәвен дәвам итә. Сугышка кадәр газета битләрендә һәрдаим үз язмалары, әсәрләре белән катнашкан даими авторлар, хезмәткәрләрнең күбесе яу кырында ятып кала. Алар арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим дә бар.

  • 1961 елда «Яшь ленинчы» яңадан чыга башлый. Аның баш мөхәррире Венера Ихсанова була. Аннан соң Роза Туфитулова, Роберт Миңнуллин чоры килә. Һәр баш мөхәррир балалар матбугатында үз яңалыгын, үз юнәлешен булдыра. Бу белешмәне «Сабантуй» журналының редакция хезмәткәрләре әйтте.