ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Дәүләт Советында 14 яше тулган үсмерләргә паспорт тапшырдылар

0

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Мин – Россия гражданины» дип исемләнгән тантана узды. Аның кысаларында 14 яше тулган яшүсмерләргә паспорт тапшырдылар. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казандагы бүлеге тәкъдиме белән үткәрелде. Татарстан укучыларына төп документны Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова тапшырды.

Тантанага Казаннан 16 бала – уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, мәктәп тормышында һәм «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасында актив катнашучылар чакырылган иде.

Депутат балаларны тантаналы вакыйга уңаеннан котлады һәм паспорт алу белән аларның, хокуклары һәм бурычларының да барлыкка килүенә басым ясады.

«Дәүләт Советында тапшырылган әлеге документ сезгә - Россия гражданнары буларак, хокуклар бирә һәм бурычлар йөкли. Сез алга таба үсәргә, шәһәр, республика, илдә иң алдынгы үрләр яуларга тырышырга тиеш, – дип билгеләп үтте Ольга Воронова. – Яшьләр – безнең киләчәгебез. Без сезнең белән горурланырга тиеш».

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Динар Бариев укучыларны һәм аларның ата-аналарын истәлекле вакыйга белән котлады. «Без, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары, шәхесне раслаучы документ алу кебек мөһим вакыйга нәкъ менә укытучыларыгыз һәм ата – аналарыгыз янында булырга тиеш, дип саныйбыз», - диде Динар Бариев.

Ул паспорт тапшыру тантанасының Дәүләт Советында үтүенә аерым мәгънә салынган булуын әйтте. «Парламентта барлык республика законнары карала һәм кабул ителә, төп документны бу бинада тапшыру ул һәр яшүсмергә җаваплылыкны тоярга ярдәм итә», - дип өстәде Динар Бариев.

Соңыннан укучылар парламент үзәгендә экскурсиядә булып, парламентаризим музее, Дәүләт Советының утырышлар залы, китапханә, профильле комитетлар, парламент комиссияләре, фракцияләре һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге белән танышты, диелә хәбәрдә.