Балтачта семинар-утырышта туңга сөрү җирләре турында сөйләшкәннәр
Балтачта бүген семинар-утырыш узды. Ул туңга сөрүгә багышланган иде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Семинарда катнашучылар «Дуслык», «Нарат», «Татарстан», «Яңа тормыш» хуҗалыгы басуларында булды, төрле техника белән эшкәрткән басуларны карадылар, чагыштырдылар.