ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Алабугада яшәүчеләр район башлыгы гранты белән коймаларын яңарта

0

Алабуга районы башлыгының стационар коймаларны яңартуга бирелә торган грантны алуга 13 гариза килгән. Шуларның дүртесе буенча эшләр 100 процентка башкарылган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда кыйшайган иске агач киртәләрне очратмассың диярлек. Район башлыгы гранты бирелә башлау белән алабугалылар коймаларны алыштыру эшенә тагын да активрак кушылды.

Программа шартлары буенча алабугалыларга яңа койманың өч гадәти дизайны тәкъдим ителә. Муниципалитет шәһәрне төзекләндерүгә сумманың бер өлешен — 50 мең сумны компенсацияләргә әзер. Бу акчаларны алу өчен грантка гариза бирергә, ә аннан соң башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча документлар тапшырырга кирәк.

Юрий Субботин йорты Алабуганың төп урамнарының берсендә — Нефтьчеләр проспектында урнашкан. Элек биредә аның әби-бабасы яшәгән, бу йорт белән бик күп күңелле истәлекләр бәйле. Гади буялган койма янында кыйшайган, кеше яшәми торган бина торган. Ике ел элек йортның варисы аны сүтеп, яңа койма куярга карар кыла.

«Грант турында интернеттан белдем. Иске йортны сүттем, койманың проектын әзерләдем һәм архитектура бүлегендә килештердем, грантка документларны җибәрдем. Хәзер койма тулысынча эшләнеп бетте. Брусчатка һәм автомобиль өчен керү юлларын саласы калды», – ди ул.

«Муниципалитет кешеләрнең яңа койма урнаштыруга тоткан чыгымнарының бер өлешен компенсацияләве бик яхшы. Бу сизелерлек ярдәм. Узып барганда яңа, матур койманы күрү күңелле», — дип сөйләде Юрий Алексеевич.