ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Махсус операциядә катнашучыларга Актаныш районыннан махсус хәрби техника илтәчәкләр

0

Актаныштан махсус хәрби операция зонасына унбишенче гуманитар ярдәм машинасы җибәреләчәк. Бүгенге көндә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә хәрбиләр өчен барлык кирәкле әйберләрне җыю дәвам итә.

Үзәкнең ишекләре ябылып тормый, оешма һәм предприятие коллективлары, эшмәкәрләр һәм Актанышның битараф булмаган халкы азык-төлек, кием-салым алып килә. Исемен атарга теләмәгән бер ханым солдатларга шоколадлар, җылы оекбашлар, чәй алып килгән. Иске Сәфәр авылы мәктәбе һәм балалар бакчасы укытучылары һәм тәрбиячеләре, укучылар һәм аларның ата-аналары шулай ук бик күп кирәк-яраклар әзерләгән.

«Без бергә» фонды волонтеры Фирдания Нурулина якташларга рәхмәтен җиткерде. Фирдания апа сөйләшкәндә дә тик тормый, тартмадагы әйберләрне аралый:

«Бу безнең солдатларга иң кирәкле әйбер! Медикаментлар, җылы оекбашлар, чәй, куертылган сөт, сабын, теш пастасы һәм щеткалар, кырынгычлар – болар берсе дә артык әйбер түгел», - ди волонтер.

Активистка шулай ук гуманитар ярдәм җыю ничек бару турында да сөйләде. «Ярдәм җыела. Хәзер без егетләр сораган әйберләрне әзерләү белән шөгыльләнәбез», - диде Фирдания Нурулина.

Өй ризыгы турында да сүз кузгаттык. Әзер кискән токмачны актанышлылар коры ашлар әзерләүче Чаллы волонтерларына җибәрә.

«Фәнизә исемле волонтер ире белән бергә өйдә коры ашлар әзерли, тозлы кыярларны да аларга җибәрәбез. Челтәр үрү өчен материаллар кыйммәтләнде, шуңа күрә интернет-кибеттән әзер челтәр китертү үзең үрүгә караганда арзанракка төшә. Менә шундый үзгәрешләр бездә», - дип сөйләде хатын-кыз.

Хәрби техника сатып алу буенча эш шулай ук дәвам итә.

«Mavic 3T 375 мең сум тора, аны якташларыбызның берсенең үтенече буенча сатып алдык. Mavic 3T – төнлә куллана торган дрон, тепловизион һәм визуаль камералар белән җиһазландырылган квадрокоптер. Шулай ук безнең егетләрнең берсенә 165 мең сумлык Mavic кирәк, без аңа маскировка челтәре, рация дә җибәрәчәкбез. Төрле чыганаклардан эзлибез, инструментлар ныклы да, арзанлы да булсын, дип тырышабыз», - дип уртаклашты волонтер.

Бүгенге көндә алгы сызыкта квадроциклларга ихтыяҗ зур. Элегрәк аларны егетләргә алгы сызыкка илткән идек инде. Аның бәясе 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр. Шулай ук яраланган хәрбиләрне яу кырыннан алып чыгу өчен тиз йөрешле мотоцикллар, питбайклар кирәк, яраланган солдатны артка утыртып, иңбашка яки аркага салып булсын өчен.

«Һәрвакыттагыча, машиналарга ихтыяҗ зур. Безгә техниканың йөри торган булуы мөһим, ди солдатлар. Алар үзләре кузовларны кисеп, ачык техника ясый. Куркыныч янаганда, дошманның дроннары шартлаганда машинадан тиз генә сикереп төшәргә кирәк», - дип аңлата Актаныш хәрбиләре белән даими аралашып торучы Фирдания апа.

Көннәр суына, һава торышы алмашына. Солдатларга җылы кием кирәк. Волонтерлар һәр хәрбигә әзерләнгән посылка эченә сигезәр җылылыкны саклый торган махсус эчке кием (термобелье) салырга ниятли. Хәрби бәрелешләрдә киемне юарга һәм киптерергә вакыт та, мөмкинлек тә юк. Окоп шәмнәре, газ баллоннары да артык булмаячак.

Әлегә узган ел ясалган окоп шәмнәрен җибәрәчәкләр. Хәрбиләр шулай ук беренчел медицина кирәк-яраклары – авыртуны баса торган дарулар, бинтлар, жгутлар һәм башка препаратлар сораган.

«Әлегә «Без бергә» ярдәм фонды счетында 136 мең сум акча бар. Безгә тагын да зуррак ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле булыр идек», - ди Фирдания апа.

Актанышлылар авыр минутта бик тиз берләшә. Бу юлы да алар сынатмаячак, илебезнең киләчәге өчен көрәшүче якташларыбызны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәчәк. Саннарга караганда, бу һич тә шик тудырмый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Актаныш районы халкы алгы сызыкка ундүрт тапкыр гуманитар ярдәм җибәргән. Йөк машиналары белән илтеп тапшырылган медикаментлар, азык-төлек продуктлары, сугыш кирәк-яраклары һәм техниканың гомуми бәясе 45 миллион сумнан артып киткән.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.