ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Роспотребнадзор: Россиядә COVID-19, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимеде

0

Россиядә атна эчендә COVID-19, грипп һәм ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе кимеде. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) телеграм-каналында әйтелә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, узган атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны алдагы атнага карата 4,8 процентка кимегән. Барлыгы 847 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән.

Грипп һәм ОРВИ йоктыруның югары дәрәҗәсе илнең 48 төбәгендә күзәтелә. Аерым алганда, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург барлык авыру очракларының якынча 16 процентын тәшкил итә.

Авырулар таралуның төп сәбәпләре булып гриппка карамаган вируслар тора. Грипп йоктыру очраклары сирәк.

Шулай ук COVID-19 белән авыручылар саны кимү дәвам итә. 40нчы атнада 33 меңнән артык очрак теркәлгән, бу алдагы атнага караганда 6,7 процентка азрак. Моннан тыш, COVID-19 вирусының яңа версиясе – XEC мониторинглана. Ул сигез кешедә ачыкланган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирусның яңа подштаммы – XEC әлегә ачыкланмаган.