ru24.pro
World News
Октябрь
2024

«Ак Барс» – «Сибирь» хоккей матчында 9 гол керде, тик Казан командасы оттырды

0

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына җиңелде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодның беренче секундларында ук «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов исәпне ачты (1:0). Өченче минутта ул икенче алкасын кертте (2:0). Унбишенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Сибирь» уенчысы Владимир Бутузов гол кертте (2:1).

Унҗиденче минутта Георгий Белоусов исәпне тигезләде (2:2). Илле секунд үтүгә, Валентин Пьянов Новосибирск командасын алга чыгарды (2:3). Бу голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: Тимур Билалов урынына бозга Әмир Мифтахов чыкты. Периодның соңгы минутында Әмир Мифтахов та алканы тотып кала алмады, Алексей Яковлев гол кертте (2:4).

Икенче периодның уникенче минутында, «Ак Барс»ның азчылыгы вакытында, «Сибирь» сакчысы Егор Мартынов гол кертте (2:5).

Өченче периодның унтугызынчы минутында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, шуннан файдаланып, «Сибирь» алканы буш капкага кертеп куйды, гол авторы – Никита Коротков (2:6). Соңгы минутта Семён Кошелев Казан командасының артка калышуын киметә алды (3:6).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Терехов – Семенов – Кошелев, Лучевников – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Бабенко (Җамалтдинов), Евсеев.

«Сибирь»

  • Костин (Красоткин);
  • Коротков – Бек – Широков, Мёрфи – Гордеев;
  • Белоусов – Андреофф – Карпов, Мартынов – Аланов;
  • Бутузов – Пьянов – Кара, Ахияров – Морозов;
  • Яковлев – Климович – Сушко (Климович), Лукин.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. «Спартак» командасына каршы матч 12 октябрьдә 14:00 сәгатьтә башлана.