ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Татарстан әләмнәренең берсен Угледарда һәлак булган республика хәрбие хөрмәтенә куйдылар

0

Азат ителгән Угледарда тугыз катлы йортларының берсенә Татарстаннан мобилизацияләнгән хәрбиләр үзләренең һәлак булган сугышчан иптәшләре – Михалыч кушаматлы якташлары истәлегенә республика әләмен күтәрде. Бу хакта «Татар-информ»га Бандит кушаматлы 430нчы мотоукчылар полкының штурм ротасы командиры сөйләде.

Нәкъ менә Бандит җитәкчелегендәге штурм ротасы хәрбиләре Угледар өстенә әләмнәр күтәргән. Азат ителгән шәһәр өстендә алар ярдәмендә Татарстанның өч әләме һәм өч Җиңү байрагы тора. Нәкъ менә республикадан мобилизацияләнгәннәр беренчеләрдән булып шәһәргә керде һәм анда беренчеләрдән булып әләмнәрне беркетте.

Бандит сөйләгәнчә, Татарстан әләмнәренең берсе аларның һәлак булган сугышчан иптәшенеке булган.

«Ул бу штурм алдыннан, Угледарга кадәр һәлак булды. Хәрби Михалыч кушаматлы, тумышы белән Алабугадан иде. 11 августта аны туган җирендә җирләделәр. Бездә аның шәхси әләме бар иде, һәм без аны тугыз катлы йортка куярга булдык. Аны Поэт һәм Крик кушаматлы хәрбиләр куйган. Бу Михалыч истәлегенә эшләнде», - дип уртаклашты командир.