Анатолий Вассерман укытучыларны мыскыл иткән өчен штраф кертүне хуплады
Педагогларны мыскыл иткән өчен штрафлар кертү - ул мәҗбүри чара, бүген аннан башка булмый. «Татар-информ»га мондый фикерне Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Анатолий Вассерман белдерде.
Элегрәк Дәүләт Думасына укытучыларны мыскыл иткән өчен административ җәза каралган закон проектын кертәчәкләр дип хәбәр ителгән иде.
«Мин штраф кертү бу проблеманы тулысынча хәл итәр дип уйламыйм, әмма бу чарадан башка, мөгаен, булмый. Бу хәлне бүген төзәтергә кирәк», - диде Вассерман.
Депутат сүзләренчә, укытучыларны кимсеткән өчен җәза булмау тулаем сыйныфтагы дисциплинада тискәре чагылыш таба.
«Дисциплина бик мөһим, чөнки аннан башка укучы үзе бернәрсә дә юньләп үзләштерми һәм башкаларга комачаулый. Дисциплина бөтен сыйныфка кирәк, ә укытучыны мыскыл итү мөмкинлеге – аны җимерү каналларының берсе», - дип саный парламентарий.