ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Ренат Акчуринны 9 октябрьдә Троекуровский зиратында җирлиләр

0

Россия Фәннәр академиясе академигы, атаклы кардиохирург Ренат Акчуринны чәршәмбе, 9 октябрьдә, Мәскәүнең Троекуровский зиратында җирлиләр. Ул кичә 78 яшендә вафат булды.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, җирләү урыны турында галимнең улы Максим Акчурин белдергән.

Хушлашу мәрасиме шул ук көнне иртәнге сәгать 10да академик А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтында оештырыла.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, кардиохирург Ренат Акчурин 6 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.