ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә 10 төзелеш проектын хуплады

0

Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашучылар Казанның тарихи җирлеге территориясендәге 11 яңа төзелеш проектын карады. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Петербург урамындагы төзелеш проектының берсе кире кагылды. Калган объектларны утырышта катнашучылар хуплады. Болар – торак һәм офис биналары, күпфункцияле комплекс һәм башкалар. Яңа төзелеш проектларын тормышка ашыру турында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, мондый проектлар мәдәни мирас объектларын һәм мохитнең кыйммәтле объектларын саклауны тәэмин итәргә, шулай ук булган төзелешнең йөзен бозмыйча, аңа яраклашырга тиеш. Шул исәптән, яңа биналарның биеклеген дә саклау мөһим, ә торак объектларын төзегәндә социаль инфраструктура кирәклеген исәпкә алырга кирәк.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова Дары заводы җитәкчесе Всеволод Лукницкий яшәгән йорт урнашкан Халтурин урамында истәлек билгесе куярга тәкъдим итте. «Бик яхшы тәкъдим. Генерал Лукницкий Казан тарихы, республика тарихына бәйле. Аның истәлеген һичшиксез сакларга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Моннан тыш, Зөя территориясендә ике йорт төзелеше проекты каралды. «Зөя шәһәрчеге» музей-тыюлыгы баш директоры Павел Тиняев сүзләренчә, биналар республиканың тарихи мәгълүматларны исәпкә алып, Мәдәният министрлыгы булдырган агач архитектура объектларының типик проектлары нигезендә төзеләчәк.

Шулай ук комиссия әгъзаларына Мамадышта уздырылган тарихи-мәдәни тикшеренү нәтиҗәләре турында да сөйләделәр. Тикшеренүләр барышында тарихи җирлекләрдә мәдәни мирас объектлары табылган: элекке һөнәр училищесы бинасы, Н.И. Щербаков Йорты, Сәүдәгәр Захаров йорты һәм башкалар.

Ахырдан Мамадыш тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелешкә әзерләнгән таләпләр каралды. Очрашуда катнашучылар әлеге документны хупланды.