Татарстан Төзелеш министрлыгы: Котельныйларны кышка әзерләү Казанда гына төгәлләнмәгән
Бүгенге көндә Татарстанда котельныйларның 99 проценты ягып җылыту сезонына әзер. Эшләр бары тик Казанда гына – 30 объектта – дәвам итә. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Киңәшмәне видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда объектларның яңа ягып җылыту сезонына әзерлеге гомуми коэффициенты 99,6 процент тәшкил итә. Социаль-мәдәни өлкә объектлары кышка тулысынча әзерләнгән, дип ышандырды ул.
Торак фондында әзерлек паспортлары йортларның 99 процентына рәсмиләштерелгән. Эшләр 13 муниципаль берәмлектә 74 объектта дәвам итә, дип искәртте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның әлеге киңәшмәдә социаль объектларга җылы бирә башларга кушуы хакында хәбәр иткән иде.
Казанда ягып җылыту сезоны 7 октябрьдә башлана. Республика башкаласында Музыкальная урамында урнашкан бер котельныйда күптән түгел куәтле казан урнаштырдылар. Аны 25 ноябрьгә кадәр файдалануга тапшыру ниятләнә.