ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Фәррахов Казандагы БРИКС саммиты турында: Бу – Татарстан халкына һәм җитәкчелегенә ышану

0

БРИКС саммитын Татарстанда үткәрү турында карар республиканың югары үсеш дәрәҗәсе белән бәйле. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Татарстан – Россия Федерациясенең иң терәк төбәге. Бүгенге көндә Татарстан икътисад, җәмгыятьне үстерү, сәнәгатьне үстерү буенча инициативалар, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә нәрсә генә эшләмәсен, ул – иң инновацион һәм кызыклы проектлар тәкъдим ителә торган төбәк», - диде Фәррахов.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстан Россияне ышанычлы рәвештә тәкъдим итә.

«Мин РФ Президентының БРИКС саммитын Татарстанда үткәрү турындагы карары бөтен яктан да иң уңышлы дип саныйм. Татарстанның җитди саммитлар үткәрү тәҗрибәсе бар һәм бу да бик мөһим. Шуңа күрә бу – республика халкына, Татарстан җитәкчелегенә зур ышаныч һәм мин аны иң уңышлы карар дип уйлыйм», - дип өстәде парламентарий.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак.