Республика Социаль иминият фонды башлыгының элеккеге урынбасарына хөкем карары чыгарылды
Казанның Вахитов районы суды республика Социаль иминият фонды башлыгының элеккеге урынбасары Геннадий Титовка хөкем карары чыгарды. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип таптылар, ә законлы эшкуарлык эшчәнлегенә комачаулау турындагы эш буенча җәзадан азат иттеләр.
«Вазифаи вәкаләтләрен арттырган өчен 80 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Законлы эшкуарлык эшчәнлегенә киртә кую эпизоды буенча 200 мең сум штраф рәвешендәге җәзадан азат итәргә», - диде судья.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Тикшерүчеләр версиясе буенча, Титов 2021 елның февраленнән 2022 елның гыйнварына кадәр кул астында эшләүчеләргә «РСС-Мед» фирмасы заявкаларын кире кагу турында карар әзерләргә кушкан. Оешма 31 миллион сумлык махсус киемнәр һәм олылар өчен 188 миллион сумлык аслыклар сатып алу буенча аукционнарда катнашырга тиеш булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, шул рәвешле Геннадий Титов, иптәшенең көндәш фирмасына ярдәм итү өчен оешмага эшкуарлык эшчәнлеге алып баруга комачаулап, «РСС-Мед» фирмасы эшчәнлегенә тыкшынган.
Республика Социаль иминият фонды башлыгының элеккеге урынбасарын, фонд башлыгы Павел Лоханов ришвәт алган өчен тоткарланып берничә ай үткәннән соң, 2022 елның гыйнварында сак астына алалар.