ru24.pro
World News
Октябрь
2024

«Татар кызы Мордовия – 2024» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

0

25 октябрьдә Рухи-мәдәни үзәктә «Татар кызы Мордовия – 2024» Республика татар гүзәлләре бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Чараны Мордовия республикасының Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгы ярдәмендә татар хатын-кызларының «Чулпан» мордва республика иҗтимагый оешмасы, «Рухи-мәдәни үзәк» шәхси оешмасы, «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Татар кызы Мордовия – 2024» республика бәйгесе быел бишенче мәртәбә уздырыла һәм традиция буенча берничә этаптан торачак. Аларда татар кызлары үзләренең иң яхшы сыйфатларын, аш-суда һәм кул эшләрендә осталыкларын күрсәтергә кирәк була.

Бәйгедә катнашучыларга мәҗбүри таләпләр: татар телен белү, 18-25 яшьтә булу һәм Мордовия Республикасында яшәү.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: яшьләрдә татар халкының гореф-гадәтләренә, милли мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү; традицион кухняны, фольклорны һәм татар халкының кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыру; Мордовия Республикасының үз территориясендә яшәүче барлык халыкларның кыйммәтләрен һәм мәдәниятен яклаучы күпмәдәниятле төбәк буларак уңай имиджын булдыру.

Шуны да искәртергә кирәк, кул эшләре этабында бәйгедә катнашучы кызлар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрәчәк.

Гариза һәм анкетаны сылтама аша тапшырырга була.

Бәйгенең үз телеграм-каналы да бар. Анда оештыручылар бәйгенең сәхнә арты тормышын, этапларның һәм репетицияләрнең кызыклы мизгелләрен күрсәтеп барачак.