Татарстанда мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 51 мең сумнан артып киткән
Татарстанда балалар бакчалары педагогларының уртача хезмәт хакы, стимуллаштыручы түләүләр һәм компенсацияләрне исәпкә алып – 46,6 мең сумга, мәктәп укытучыларыныкы 51,2 мең сумга җитте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Татарстанда 30 иң яхшы мәктәп педагогы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 100әр мең сум күләмендә бер тапкыр акча алды. Ә Бөтенроссия призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучыларга бер тапкыр 86 мең сум күләмендә акча түләделәр.
Моннан тыш, 13 укытучы татар теле һәм әдәбияты буенча республика, халыкара олимпиадалар призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча алды.
«Авыл укытучысы» федераль программасы буенча авыл мәктәпләренә дүрт ел эчендә шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән 53 педагог эшкә килде. Аларның барысына да 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр акча бирелде.
Республикада барлыгы 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә, аларның 36 меңе – мәктәпләрдә, 20,6 меңе – балалар бакчаларында, 7 меңнән артыгы – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, 11,5 меңе югары уку йортлары, көллиятләр һәм техникумнарда эшли.