ru24.pro
World News
Октябрь
2024

430нче полкта хезмәт итүче Татарстан хәрбиләре Угледарны алганнан соң видео төшергән

0

Угледарда Татарстан флагын кадаган хәрбиләр яңа видео күрсәтте.

Татарстанның исемле батальоннары телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, Угледарда беренче Җиңү байрагын 430нчы полкның Чугун һәм Веселый кушаматлы штурмчылары кадаган.

Хастаханәнең икенче бинасында Татарстан Республикасы флагын беренчеләрдән булып Север һәм Русса кушаматлы хәрбиләр беркеткән.

Өченче көнне 430нчы полк штурмчылары Чита һәм Чиләбе хәрбиләре белән бергә «торак районнарга кергән һәм үзләренә бирелгән бөтен секторны чистарткан».

Узган елның декабрендә 430нчы полк хәрбиләренә махсус операция зонасында «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» орден медален тапшырдылар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә рәхмәт белдерде һәм республикада яшәүчеләрнең алар белән горурлануын искәртте.