Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне уңаеннан видео урнаштырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында укытучы хезмәтенең әһәмиятен искәрткән видео куйды.
Кадрларда күрсәтелгән балаларның кайберләре киләчәктә аш пешерүче булырга һәм кулинар шедеврлар тудырырга мөмкин, бүгенге укчыларның кайсыларыдыр үз тормышын спортка багышлаячак һәм төрле рекордлар куячак, кемдер галим булачак һәм дөньяга югары технологияле ачышлар тәкъдим итәчәк. Кайбер укучылар исә, үсеп җиткәч, туган ил сагына басса, кемдер әдәби әсәрләр иҗат итәчәк.
«Һәрбер бөек кеше артында аның укытучысы торуын онытмагыз. Укытучыларыгызның кадерен белегез. Укытучылар көне белән!» – ди видеороликтагы кадр артындагы тавыш.
Миңнеханов безнең һәркайсыбызның тормышында укытучы булуын искәртә. Мондый остаз үз игътибары, белемнәре белән кешегә аның талантын һәм иң яхшы сыйфатларын ачарга ярдәм итә.
«Кадерле укытучылар, хезмәтегез өчен рәхмәт!» – диде Татарстан Рәисе.
Элегрәк республика җитәкчесе әлеге бәйрәм уңаеннан үзенең котлау сүзендә укытучы һөнәренең һәрвакыт иң мөһим һәм мактаулы профессияләрдән берсе саналуын искәрткән иде. Россия мәгариф системасында педагогның миссиясе белем генә түгел, тәрбия бирүдән дә гыйбарәт булды. Һәм бүгенге көндә дә, Миңнеханов әйтүенчә, балаларда традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек хисләре формалаштыруда укытучының роле аеруча актуаль.
видео: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан