Армавирда билбау көрәше буенча Краснодар крае чемпионаты һәм беренчелеге узды
28-29 сентябрьдә Армавир шәһәрендә көрәш мәктәбе базасында билбау көрәше буенча Краснодар крае чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда Краснодар краеның 7 муниципаль берәмлегеннән 120дән күбрәк спортчы катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чара 2024 елга Краснодар краеның рәсми физкультура һәм спорт чараларының бердәм календарь планы кысаларында оештырылган.
Чарада Краснодар крае татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Армавир шәһәре татарлары автономиясе рәисе Илдар Камалов һәм Россия халыклары ассамблеясенең Армавир бүлеге рәисе Владимир Кун катнашкан.
Кунаклар билгеләп үткәнчә, төбәктә билбау көрәше үсеше бер яктан татарларның этномәдәни мирасын саклауда мөһим корал булса, икенче яктан төрки һәм славян мәдәнияте диалогын үстерү коралы, диелә хәбәрдә.