ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбленең Татарстанда гастрольләре була

0

15-24 октябрьдә Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбленең Татарстанда гастрольләре була. «Из Уфы с любовью!» концерт программасын Минзәлә, Чаллы, Алабуга, Казан, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Кукмара, Баулы шәһәрләрендә һәм Актаныш авылында карап булачак. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы буенча «Без – Россия» федераль программасы кысаларында уза. Программаны ФГБУК РОСКОНЦЕРТ гамәлгә куя. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

«Раз вечор», «Йыуаса», «У шатра», «Салауатҡа дан!», «Өлгөр» кебек масштаблы һәм күп планлы вокаль-хореография композицияләре «Мирас» ансамбленең визит карточкасы булып тора. Номерларның һәммәсенең үз стиле бар, алар туган җирнең матурлыгын һәм байлыгын чагылдырган милли төсмерләр белән баетылган. Мәсәлән, «Уфа» вокаль-хореография композициясе Башкортстан башкаласының 450 еллыгы уңаеннан ясалган. Композиция башкорт биюенең матурлыгын, җырларның моңын һәм оркестрның куәтен бергә туплаган.

Ансамбльнең хор әсәрләре фольклорга, халык җырларына нигезләнгән. «Буранбай», «Матушка Россия», «Сынрау торна» кебек әсәрләрнең башлангычы ерак гасырларга барып тоташа, алар хор башкаруында гимн сыман яңгыраячак.

«Мирас» ансамбле башкорт милли сәнгатенең һәм Россиянең башка халыклары сәнгать иҗатының бай палитрасына чит ил халыклары мәдәнияте үрнәкләрен дә үреп бара: «Силифке» (төрек биюе), «Бәйрәм биюе» (абхаз биюе), «Хава Нагила» (яһүд композициясе), «Ак каеннар» (казах биюе), «Маламбо» (аргентина фольклорына вокаль-хореографик композиция).

Ансамбль солистлары чыгышы тамашачылар арасында аерым популярлыкка ия. Курайчы Юлай Касыймов репертуарында башкорт көйләреннән тыш, заманча популяр хитлар да бар. Башкортстанның атказанган артисты Зәлия Ганиатуллина кыл-кубызда заманча һәм халык композицияләрен башкара.

Концертлар башкорт сәнгатенең бар төсмерләрен һәм Россия, дөнья халыкларының мәдәни мирасын чагылдыра.