Беляев Миңнеханов юлламасы турында: Бурычыбыз– махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасына аңлатма бирде.
Беляев, аның карашынча, төп темаларны билгеләде: 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү, яшьләрне тәрбияләү, квалификацияле кадрлар әзерләү һ.б.
«Киләсе ел республикада Ватанны саклаучылар елы билгесе астында узачак, бу безнең күңелләрдә зур яңгыраш таба. Безнең төп бурыч – махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар, шулай ук хәрбиләр һәм һәлак булган солдатларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Без бу эштә бөтен көчне туплыйбыз! Без хәрбиләр, аларның гаиләләренең һәр мөрәҗәгатен ишетергә, ә тиешле бөтен ярдәм кыска вакыт эчендә күрсәтелергә тиеш. Бу – берсүзсез өстенлек», - дип искәртте спикер.
Аның сүзләренчә, яшь буынны тәрбияләү эше дә мөһим. Әйтик, үткән ел Менделеевск районында патриотик тәрбия билгесе астында узды.
«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип искәртте республикабыз Рәисе. Без бу юнәлешне көчәйтәчәкбез», - дип билгеләп үтте район башлыгы.