ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Россиялеләргә пенсия балларын ата-аналарга тапшыруны рөхсәт итәргә ниятлиләр

0

Россиялеләргә үзләренең пенсия балларын ата-аналарга тапшыруны рөхсәт итәргә ниятлиләр. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, закон проекты бүген, 30 сентябрьдә, фикер алышу өчен Дәүләт Думасына тапшырылачак.

Документта әйтелгәнчә, гражданин календарь ел дәвамында күп дигәндә ике балл (һәр ата-анага – берәр яки икесенең берсенә ике балл) тапшыра алачак. Әлеге инициатива ата-аналардагы баллар санын, пенсияләре күләмен һәм тормыш дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Басмада билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта картлык буенча иминият пенсиясе алу өчен гражданинга ким дигәндә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк. Соңгыларының саны түләнә торган пенсия күләменә турыдан-туры йогынты ясый. Әгәр төзәтмәләр кабул ителсә, ата-аналар пенсиягә алданрак чыгу һәм зур күләмдә пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак.