Түбән Камада бер төркем контрактник махсус хәрби операция зонасына китте
Бүген Түбән Камада Саклану министрлыгы белән контракт имзалаган ун ир-егет хәрби хезмәткә китте. Алар Үзәк хәрби округ, Төньяк Флот, Һава-десант гаскәрләре бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашачак.
Шәһәр һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, руханилар аларга юл теләкләре белән мөрәҗәгать итте. Алар хәрбиләргә куелган бурычны лаеклы үтәүләрен һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында искәртүләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр 2 миллион сумга якын акча бирелә.
Әлеге сумма РФ Саклану министрлыгы, республика, муниципалитетлар биргән түләүләрне исәпкә алып формалаштырыла.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.