Норлат мөхтәсибәтендә узган Мәүлид кичәсендә 200ләп мөселман катнашты
Кичә, 29 сентябрьдә, Норлат шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. туган ае хөрмәтенә район мөхтәсибәте тарафыннан Мәүлид кичәсе оештырылды. Мәүлид кичәсенә 200дән артык төрле яшьтәге дин кардәшләребез, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Мәүлид кичәсендә шәрәфле кунак буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук Норлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча баш белгече Әхмәд Әбү Яхъя, район имамнары, аксакаллар, абыстайлар, мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре, районның мөселман активы бар иде.
Мәүлид ән-Нәби татар гореф-гадәтләрен истә тотып оештырылды. Кичәне танылган мөнәҗәтче һәм автор-башкаручы Ильяс Халиков алып барды. Ул мөнәҗәтләр башкарды һәм викторина үткәрде.
Аннары кунаклар һәм кичәдә катнашучылар Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге мәгърифәт үзәгенә мәҗлескә узды. Очрашуга килеп, Мәүлид кичәсендә булган һәрбер катнашучы мондый кичәләрнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауда мөһимлеген билгеләп узды.
Норлат шәһәренә эш сәфәре барышында Татарстан Мөфтие район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган күргәзмәне карады. Биредә аеруча Түбән Норлат җирлегендә яшәп иҗат итүче Хафизулла Гыйрьфановның китаплары кызыксыну уятты: аның хезмәтләре нәсел җепләрен өйрәнүгә багышланган. Автор үзенең яңа проекты турында хәбәр итте – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында китап язу. Әлеге хезмәт Җиңүнең 80 еллыгы якынлашу алдыннан зур хатирә булачак.
Сәфәре барышында Камил хәзрәт шулай ук Норлат районында урнашкан борынгы Кизләү мәдрәсәсе бинасын карады, диелә хәбәрдә.