ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Казан педагоглары ике Бөтенроссия бәйгесендә лидерлар арасына керде

0

Казан педагоглары «Ел директоры» һәм «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгеләрендә иң яхшылар арасына керде. Калуга һәм Саратов шәһәрләрендә конкурсларга нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр ителә ТР башкаласы Мәгариф идарәсенең телеграм-каналында.

Әйтик, 179нчы гимназия директоры Эльвира Наумова Россиядә иң яхшылар дип табылган белем бирү учреждениеләренең 30 җитәкчесе арасына керде, ә 108нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров «Ел укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабында махсус приз алды.

Идарәнең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Хәбиров илнең иң зур гуманитар кластерында – Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә стажировка узачак.