Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле кисәтүне озайттылар
1-7 октябрьдә Татарстанда шторм кисәтүе гамәлдә булуын дәвам итәчәк. Ул урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көннәрдә төбәктә янгын чыгу куркынычының 4 һәм 5нче класслары көтелә.