Мәгариф министрлыгында шикәр чиреннән интегүчеләр өчен туклану ничек оештырылуын әйттеләр
Татарстанда махсус туклану таләп ителгән мәктәп укучылары өчен махсус меню әзерләделәр. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында ашханәләрдә моны ничек эшләүләре хакында сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Эвелина Киселёва.
«Махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен ике атналык меню әзерләнде. Мондый укучыларның исәбен алу буенча зур эш башкарылды. Бүгенге көндә алар – 1189 кеше, шуларның 477се – башлангыч мәктәп укучылары», - дип искәртте министр урынбасары.
Балалар өчен меню Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан килештерелгән, аны әзерләү буенча әле 2021 елда ук эшли башлаганнар.
Бүген Татарстанда 785 бала шикәр диабетыннан интегә, тагын 27 кеше – целиакия, 21 кеше – фенилкетонурия, 15 бала муковисцидоз белән авырый.
«Мәктәпләрдә әлеге авырулардан интегүче балалар өчен азык-төлекне аерым саклау һәм аерым әзерләү урыны булырга тиеш. Әгәр бала өеннән махсус ризык алып килә икән, бу очракта аны җылыту урыны булуы зарур», - дип искәртте Алсу Әсәдуллина.
Тагын 341 балада ризыкка аллергия күзәтелә, әмма алар өчен меню әзерләү мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә алар сыйныф җитәкчесе контролендә менюдан үзләренә нәрсәне ашарга яраса, шуны сайлый.