Казанда ел ахырына кадәр 690 номерлы дүрт яңа кунакханә ачылачак
Казанда 2024 ел ахырына кадәр дүрт яңа кунакханә ачарга ниятлиләр, шул рәвешле номер фонды 690га артачак. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында туристларны 230 сертификатлаштырылган урнаштыру чарасы (бу 7,9 мең номер дигән сүз) бар. Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
«Урнаштыру чараларына йөкләнеш гыйнвардан августка кадәр узган елгы дәрәҗәдә – 66,1 процент. Бу шәһәр кунакханәләренең номер фондында ремонт эшләрен башкару, шулай ук кунакларның фатир арендалауга карата кызыксынуы арту белән бәйле. Иң югары күрсәткечләр, гадәттәгечә, май бәйрәмнәренә туры килде, җәйге айларда һәм аерым даталарда ул 90 процентка җитте», - дип билгеләп үтте докладчы.
Искәртеп узабыз, 2024 елның сигез аенда Казанга 3,2 миллионга якын кеше килгән. Шушы вакыт эчендә туристлар Татарстан башкаласында 22,1 миллиард сум сарыф иткән, бу 2023 елгы күрсәткечтән 30 процентка диярлек артык.