ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Татарстанда мәктәп директорларының тәрбия буенча киңәшчеләренең хезмәт хаклары күтәрелә

0

Татарстанда быел сентябрьдән мәктәпләр һәм урта махсус уку йортлары директорларының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеселәренә ай саен 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бу карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

Өстәмә акча мәгариф оешмалары боерыклары нигезендә ай саен хезмәт хакын түләү өчен билгеләнгән срокта түләнәчәк.

Шул ук вакытта әгәр киңәшче бер генә белем бирү учреждениесендә түгел, ә ике яки аннан да күбрәк урында эшли икән, ул барыбер артык акча алмаячак.

Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә һәм муниципалитетларга бюджетара трансфертлар кысаларында күчерелә.