ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Депутат Марат Бариев: Юлламаның эчтәлеге – бөтен көнүзәк мәсьәләләрне колачлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2025 елга парламентка еллык юлламасы турында ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев та үзенең фикерен белдерде. Депутат әйтүенчә, юллама көн кадагында торган мәсьәләләрне колачлаган.

«Әле без ике атна элек кенә Дәүләт Советына депутатлар буларак сайландык һәм ТР Рәисе юлламасының сайлаулардан соң булуы бик яхшы булды. Безнең алга яңа максатлар куелды, проблемалар билгеләнде. Гомумән, план төзелгән шикелле булды. Ә инде юлламаның эчтәлеге – бөтен көнүзәк мәсьәләләрне колачлады. Махсус хәрби операция темасына, анда катнашучыларга ярдәм чараларына бик күп игътибар бирелде», – диде Марат Бариев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Марат Бариев ассызыклавынча, юлламада яңгыраган яшьләр сәясәтендә уңай үзгәрешләр булдырырга кирәклеге дә мөһим. «Яшьләр сәясәте мәсьәләләре гадәттә юлламаның уртасындарак була иде. Ә бу юлы башта, монда яшьләрнең проблемаларына да, тәрбиягә дә тукталынды. Димәк, яшьләрнең бәясе дә, аларга игътибар да арта . Республиканың социаль-икътисади үсеше өчен яшь кадрлар әзерләү бурычына да аерым әһәмият бирелде», – дип сөйләде ул.

Депутат билгеләп үткәнчә, юлламада республиканың социаль-икътисади, мәгариф үсешенә дә зур игътибар бирелгән. «Татарстанның икътисади хәле хакында да бәян ителде. Мәгарифнең үсеше турында да төпле фикерләр яңгырады. Хәзер инде планнар билгеләнде, максатлар куелды. Исән-имин эшләргә генә кала», – диде ул.